Рөстәм Гатин: «Шәһәр җимерек. Утын белән көнгә бер су китерүдән кала анда берни юк!»

Әтисенең туган көнендә хәрби операция зонасына китә ул. Үзе хәрби хезмәт юлын узмаса да, ил—көн кичергән вакыйгаларга тыныч күңел белән карап утыра алмаган чөнки. Ярдәм өмет итүчеләргә булышырлык көче була торып, ничек кул кушырып утырсын соң ул? Сүзебез — Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин турында. Октябрь азагында Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәрендә кыр кухнясы оештырырга, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итәргә дип китте ул. Яңа гына Чаллыга кайткан көннәре. 

Рөстәм Гатин исеме Чаллыда да, Татарстанда да яхшы таныш. Менә инде ничә ел дәвамында шәхси кыр кухнясын оештырып, автокаладагы мохтаҗларны ашату белән мәшгуль ул. Моннан тыш спорт, бәйрәм чараларында да кыр кухнясы оештырып, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итә. Коронавирус чорында медицина хезмәткәрләренә дә шундый ярдәм күрсәткәннәр. Кыскасы, сүзендә дә, йөрәгендә дә – кешеләргә игелек кылу, файдалы булу теләге. Табигате белән шундый кеше. Ничек тә ярдәм итү теләге хәрби хәрәкәтләр зонасына барырга этәргән аны.

– Мин үзем хәрби хезмәт юлын узган кеше түгел. Бәлки, әнә шул кимчелегем өчен, ничек тә файдалы буласым килде. Качып калу ише нәрсәне белмим дә. Мине алай тәрбияләмәделәр! Әйтик, мин компьютерлар яисә аяк киеме төзәтүче кеше булсам, миннән әллә ни файда булмас та иде. Ә бит минем бер юлы меңәрләгән кешене ашату тәҗрибәсе бар. Кулда шундый көч, мөмкинлекләр була торып, кул кушырып утырасы килмәде, билгеле. Шуңа күрә тәвәккәлләдек. Башта үз көчебез белән генә барырбыз дигән идек, әмма шәһәр администрациясе безнең ниятне хуплап, ярдәм итәргә алынды. Сәфәр бер көнлек кенә түгел бит, берничә айга дип җыенып киттек. Кайнар ризыгыбыз – хәләл. Бу да безнең үзебез өчен төп шарт иде, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Гатин командасында – алты кеше. Үзе әйтүенчә, иң-иң ышанычлы, көн итәргә менә дигән кешеләр! Хәзрәт тә бар, алтын куллы оста да, хәтта бокс буенча спорт мастеры да.

24 октябрьдә юлга кузгала алар.

– Бу көнне яхшы хәтерлим, чөнки әтиемнең туган көне иде. Әлбәттә, улы бик үк сөенерлек бүләк ясамады инде… Тик нишләтәсең? Дөресен әйткәндә, сәфәребез турында безнең якыннарыбыз иң соңгы мизгелдә белде. Шулай дөресрәк тә! Алар безнең өчен борчылыр иде. Аннан соң, ниятебез тормышка ашмаса?  Анысы да бар бит. Соңрак белгәч, аларның безне кире калырга үгетләү мөмкинлеге азрак калыр иде. Аңлап кабул иттеләр, – ди әңгәмәдәшебез.

Лисичанскида күргәннәре турында сүзне кыска тотты ул.

– Шәһәр җимерек инде. Көн саен шундый урыннарны узабыз. Андыйны фильмнарда гына күреп беләбез бит. Әйтерсең лә, декорацияләрне онытып калдырганнар… Хәзерге заманда андый хәлнең булуы мөмкин дә түгел бит югыйсә. Газ, су, ут юк. Утын белән көнгә бер су китерүдән кала анда берни юк! Шундый шартларда кешеләр көн күрә. Без дә шундый шартларга әзер булып барырга тиеш идек. Әмма Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт. Безгә яхшы шартлар тудырдылар. Авыр эш көненнән соң хәл җыярга мөмкинлек бар.  Без иртәнге дүрттә үк уянабыз, тизрәк эшне башлыйбыз. Без ашата торган урыннан биш чакрым ераклыкта гына хәрби бәрелешләр бара. Барысы да бик якында дияргә була, – ди Рөстәм Гатин.

Рөстәм Гатин һәм аның командасы әзерләгән кайнар ризык һәр кешегә җитә. Бишәр мең кешене ашаталар. Көн саен бу! Гади халык та, хәрбиләр дә ашарга килә. Кешене аралап тору юк. Ризык кемгә дә кадерле һәм кирәк…

– Үлемнән йә хәрби хәрәкәтләрдән курыкмадым, эшне тиешенчә оештыра алырбызмы дип борчылдым, – ди Рөстәм Гатин. – Без зур мәрхәмәтлелекнең бер өлеше булып торабыз. Бу горурлык хисләре уята.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98476/

Бәйле