Татарстанда көчле юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше үлгән

Кичә Татарстанның Алабуга районында М-7 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, «Hyundai» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе, Ижау ягыннан Алабуга юнәлешендә хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыгып  «Мицубиси» машинасына бәрелә. Аның белән 62 яшьлек ир-ат идарә итә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 34 һәм 56 яшьлек «Hyundai» автомобилендәге ике пассажир ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлакәт урынында вафат була. Ике машина йөртүче дә Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98580/

Бәйле