Иркә: «Артур буенча бик күп сораулар килә…» [видео]

-- Лейла

Җырчы Иркә өлешчә мобилизациягә эләккән ире Артурның хәле турында сөйләде.

– Артур буенча бик күп сораулар килә. Кайда ул? Ничек ул? Языгыз инде, күрсәтегез дисез. Артур шунда. Еш булмаса да, хәбәрләшеп торабыз. Ул исән-имин, Аллага шөкер! Миңа ни әйтсен инде?! «Барысы да тәртиптә, матурым» дип әйтүдән башка берни дә сөйләми. «Сезгә — калган, көткән кешеләргә күпкә авыррак» ди. Балаларны сорый, фотоларын еш куймаска, ди. Миңа артыгын сөйләми. «Егетләр белән без бергә», ди. Һәрвакыт йомшак, сабыр итеп сөйләшә.

Миңа килгәндә, башка көткән хатын-кызлардан аерылып тормыймдыр дим. Көтәбез, ышанабыз, аңлыйбыз, сагынабыз, яратабыз! – дип яза җырчы.

Бәйле