Татарстанда ялгыш аучыны атып үтергәннәр

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү органнары 58 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 нче өлеше буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 6 декабрендә шикләнелүче 6 кешедән торган төркем эчендә Нурлат районына ауга киткән.

Каракүл Тавы авылы янындагы урман массивында автомобильдә утырганда ул 12 калибрлы мылтыгын чехолга сала башлый һәм бер мизгелдә очраклы рәвештә курокка баса. Нәтиҗәдә, янәшәдә утырган 40 яшьлек ир-ат каты яралана. Ул хастаханәгә барганда үлгән.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98717/

Бәйле