Танылган блогер Рөстәм Нәбиев Африканың югары ноктасына — Килиманджаро тавына менә. Килиманджаро — континентның иң югары ноктасы (5895м).
Рөстәм үзенең телеграм каналында фотолар, видеолар белән бүлешә. Хәзерге вакытта ул ике көнгә югалып торачак.
Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Казбек (5033м), Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар. Аның сүзләренчә, бу тау аеруча авыр бирелә — көн саен 14әр сәгать кулда менәргә туры килә.