Ришат Төхвәтуллин: “Бу җырлар өчен штраф түләдем! Бүтән җырламыйм!”

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты үзенең репертуарында булган «Яланаяк балачагым» һәм «Китмә, сандугач» җырларын башка җырламаячагы турында хәбәр итә. Ришат Төхвәтуллинга, авторлык хокукларын бозган өчен, зур күләмдә штраф салганнар.

– Сез яратып өлгергән әлеге җырларны концертлардан алып куярга мәҗбүрбез. Авторлык хокуклары бездә түгел! Шушы халык күңелендә булган җырларны бүгенге көндә җырларга рөхсәт юк. Казан концертында «Китмә, сандугач»ны сорадылар һәм без җырладык. Хәзер зур күләмдә акча түләргә мәҗбүрбез. Кызганыч! Әлеге җырларны без дә җырламасак, бу нәрсәгә илтә? Аларны җырлаудан тыюда мин бернинди дә мәгънә күрмим. Мин әлеге җырларны башка концертларда башкармыйм! – ди җырчы.

Бәйле