Tele2 Татарстанның 28 районында элемтә сыйфатын яхшыртты

-- Лейла

Tele2 Россиянең мобиль элемтә операторы Татарстанда 2022 ел буенча йомгак ясый. Компания белгечләре LTE база станцияләренең 10%ын модернизацияләделәр. Реновация һәм өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү нәтиҗәсендә аерым районнарда мобиль интернет тизлеге 2 тапкырга артты. Интернет сыйфатын яхшырту республиканың бер миллионнан артык кешесенә кагылды дип әйтергә була.

Tele2 белгечләре бөтендөнья челтәр инфраструктурасын яңартуны һәм объектларны LTE диапазонының өстәмә җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итәләр. Модернизация исә абонентлар саны арту һәм бер клиентка мобиль интернет тизлеге динамикасы турындагы мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла.

Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә 2600 Мгц һәм 2100 Мгц эшләтеп җибәрү – өстенлекле бурычларның берсе булды. Әлеге югары технологияләр мобиль интернет тизлеген шактый арттырырга һәм аны тагын да югары ешлыкта сакларга мөмкинлек бирә. Шулай ук LTE1800 өстәмә җиһазлар урнаштыру нәтиҗәсендә Кукмара районы Мәмәшир авылында мобиль интернет тизлеге 2 тапкырга арткан.

Ел башыннан техник белгечләр 28 районда Tele2 челтәре база станцияләрен арттырдылар, кайберләрендә интернет тизлеге 2 тапкырга артты, контроль үлчәүләр вакытында интернет тизлеге 280 Мбит/с кадәр дип, теркәлде.

– Хәзерге вакытта безнең төп бурыч – гамәлдәге челтәрләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү, шулай ук халыкка өзлексез һәм сыйфатлы элемтә хезмәтләре күрсәтү. Быел без абонентларның барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез һәм инфраструктураны вакытында модернизацияләүгә дә аерым игътибар бирәбез. Tele2, беренче чиратта, трафик интенсив үсә торган җирдә бөтендөнья челтәрнең тизлеген арттыра, моңа яңа торак комплекслар, ерак районнар, шулай ук эре шәһәрләр янындагы район үзәкләре һәм торак пунктлар керә, – дип сөйли Tele2 «Волга» макрорегионы директоры Алексей Сидоров.

Бәйле