Басковта нинди чир таптылар?

Аның ни өчен кеше ярдәменнән башка сәхнәгә чыга алмавының сәбәбен артистның вәкиле аңлатты.  

Менә инде берничә көн Николай Басковның сәламәтлегендә җитди проблемалар булу турында хәбәрләр ишетелә. Күптән түгел аның “Танцы! Елка! МУЗ-ТВ” концертында көчкә аягында басып торуын һәм бөтенләй кымшанмавын күргәннәр.
Моңа кадәр артистны икенче бер тапшыруга төшкәндә сәхнәгә ике ягыннан тотып мендергәннәр иде. “Алтын тавыш”ка ни булган соң?
Аның вәкиле Марина Наумова бу хакта ачыклык керткән:
“Николайның аяк буыннары җәрәхәтләнгән. Җырчыга үзебезнең илдә, Мәскәүдә операция ясадылар. Ул тернәкләнә, ләкин беркадәр вакыт аякларын бөгәргә ярамый”.
Марина Наумова җырчының кан тамырларына операция ясалуы турындагы хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйткән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-12-09/baskovny-diagnozy-bilgele-buldy-3064197

Бәйле