Аеруча йолдызнамәнең биш билгесе өчен бу вакыт бәхетле булачак!
Үгезбозау җыелып киткән барлык проблемаларын хәл итүгә ирешәчәк. Хезмәт урыны белән бәйле мәсьәлә беренче чиратта чишеләчәк. Яңа, яхшырак эш табылырга яисә искесендә эшләр җайга салынырга тиеш. Финанслар ягыннан да барысы да ал да гөл булмакчы. Төрле яктан Үгезбозау кесәсенә акчалар кермәкче.
Кысла өчен дә декабрь уртасы бик уңышлы булачак. Алар тотрыклылыкка ирешер. Шәхси тормышта да гармония көтелә. Конфликтлар артта калачак. Финанс өлкәсендә дә күңелле хәбәрләр булачак. Хезмәт хакы арту, премия бирелү турында. Өстәмә акча эшләп алу мөмкинлеге дә килеп чыкмакчы.
Елның соңгы ае Бизмәнне дә юмарт бүләклиячәк. Уңыш барлык өлкәләргә дә кагылырга тиеш. Алар ничек тели, эшләр шулай барачак. Акча белән проблемалар булмаячак. Шәхси тормыш мәхәббәт һәм романтика белән тулы булырга охшаган.
Чаян да үзенең бәхет кисәген эләктереп алачак. Аның гаиләсендә тынычлык урнашачак. Аеруча глобаль гаилә проблемасын хәл итәргә тырышучы Чаяннарның борчыган мәсьәләләре кинәт хәл ителәчәк. Карьерада үзгәрешләр килүе дә ихтимал. Ялгыз Чаяннар ялгыз булудан туктар. Эштә җаваплылык турында онытмасалар, барысы да яхшы булырга охшаган!
Кәҗәмөгезнең дә проблемалары һәм аңлшылмаучанлыклары артта калачак. Шәхси тормыш җайга салыначак, финанс проблемалары хәл ителәчәк. Борчыган сорауларга җавап табылачак. Кәҗәмөгезләр арасында бу чорда яңа мәхәббәтен очратучылар күп булачак, дип ышандыра астрологлар. Акча ягы да тотрыклы булачак.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-12-09/dekabr-urtasy-zur-u-yshlar-v-g-d-it-3064280