Ләкин ул үч алу җаен тапкан.
Танылган пародия остасы Данир Сабиров үзенең тормышында булган кызык та, кызганыч та хәлләр турында сөйләвен дәвам итә.
Күптән түгел ул социаль челтәрләрдә тагын бер шундый кызыклы язма урнаштырган.
“Авылда син олы малайларга аракы “куярга” тиешсең. Үзенчә шундый понятие бу. Ә мин алар кураена биергә яратмый идем. Чөнки яшьтәшләремнән күреп беләм, аларга бер бөгелсәң, аннары гел бөгәчәкләр сине. “Шут”, “Артист” дип, мине беркөнне кыйнарга булдылар. “Ярырга” сүзе бу очракта ныграк килешәдер. Әле алар, мыскыл итеп, башта җырларга куша иделәр.
“Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, түз”, – дип сузам да, берне китереп чәпиләр. Әле бит алар өч егет.
“Бик кыска, әй кыска гомерләр”, – дип дәвам итәм, тагы сугалар миңа… Шулай җырлатып кыйнадылар мине”… Әмма ул вакытта бер дә кызык булмады…
“Пацанский закон”ы да бар бит: алар сукканда син сдача бирергә тиешсең. Миңа шул спорт ярдәм итә иде: үземчә сдачасын бирә идем. Мин беркайчан да “блатной” да булмадым, “лох” та булмадым. Уртача дулкында йөрдем шунда. Бик каты эләкте миңа. Шундый әрнү, ачу, курку белән кереп йокларга яттым.
Икенче көнне Азнакайга кайттым. Анда минем блатной танышларым бар иде. Авыл егетләре мине кыйнаганнарын аларга сөйләдем. Ике боксер егет танышларым, «Ауди-100» машинасында йөриләр. Бик крутойлар инде. Тулай торактагы дустым Азамат белән блатнойларның ‘Ауди»ена утырдык та киттек Сәпәйгә. Алар икесе алда, без артта утырабыз. Ул көнне клуб эшләми, яшьләр садик янына җыелган. Ә мине кыйнаган егетнең читтән килгәннәргә бераз ялагайлана торган гадәте бар иде.
Затлы машинаны күрү белән бу безнең янга килде. Руль артындагы егет ипләп кенә тәрәзәсен төшерде дә, миңа борылып: “Это он?”, – ди. Мин «әйе» дип баш кактым. Руль артында утырган килеш тәрәзә аша аңа берне сукты да теге егет шундук ауды. Боксерлар машинадан чыкты да, аны капотка утыртып: “Сейчас послушаем как ты поешь”, – диделәр.
Ул вакытта “Бьет по глазам” дигән җыр популяр иде… Как раз, мәйтәм. “Бьёт по глазам адреналин”, – дип сузып җибәрде бу егет һәм аңа берне күзенә китереп чәпиләр. “Переживём, ну и чёрт с ним”, – ди, тагы берне чәпиләр. Каты эләкте аңа, хәтта җәлләдем үзен. Һәм шул көннән бирле Сәпәй дискотекаларында мин иркенләп йөри башладым.
Тик, кызганыч… Мине кыйнаган малайларның берсе үз юлын төрмәдә тапты, ә икенчесе былтыр бакыйлыкка киткән дип ишеттем…»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-10/danirny-kyynagannar-3066135