Мобилизацияләнгән Татарстан егетен әтисен соңгы юлга озатырга кайтарганнар

Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән Олег Дутин Чаллыга кайтып китте. Аны әтисен соңгы юлга озатырга җибәргәннәр.

Олег Владимировичның әтисе Лесоцех территориясендә боз астына китеп, туңып үлгән.

Олег Дутин Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь предприятиесендә автобус йөртүче булып эшләгән.

«Олег Владимирович бик тырыш кеше. Әтисен соңгы юлга озатырга кайтты. Батыр егет тагын илебезне сакларга китә. Без аның тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез», – диләр хезмәттәшләре.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99044/

Бәйле