Рөстәм Нәбиев үлемнән калган

Әле генә Килиманджароны яулаган иде…

Рөстәм Нәбиев Африкада чак кына үлемнән калуын сөйләде.

Ул тауны яулаганнан соң корсак тирәсендә каты авырту сизә, температурасы күтәрелә. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Ташы кузгалды, дип уйлыйлар.

Ләкин бу расланмаган.

Ике сәгать эчендә Рөстәм гомере белән хушлашырга өлгергән һәм узган ел калдырган васыятьнамәне хатынының исенә төшергән. Дустына шалтыратып, «Гомеремне бик шәп тәмамлыйм. Матур, таулар белән бергә», — дип әйткән.

Ләкин барысы да яхшы тәмамланган. Хәзер аның хәле аруланган.

Исән генә була күрсен берүк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-12-11/r-st-m-n-biev-lemn-n-kalgan-3066458

Бәйле