Бедрос Киркоров реанимациядә, диләр

Аны җитди операция көтә.

Бедрос Киркоров Мәскәүдә дәваханәгә салынган, дип хәбәр итә «Пятый канал» басмасы.

Чыганак мәгълүматларына караганда, Русиянең 90 яшьлек халык артистының үпкәләре белән проблемалары бар. Табиблар аңа «пневмоторакс» диагнозы куйган. Беренчел мәгълүматлар буенча, аны җитди операция көтә.

Ә Екатерина Успенская бу диагноз турында имеш-мимешләрне расламаган. Ул Бедрос Филипповичның ашыгыч ярдәм чакырганын әйткән. Табиблар килгәч, аны тикшерү өчен клиникага алып бару турында карар кабул ителгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-12-11/bedros-kirkorov-reanimatsiyad-dil-r-3066306

Бәйле