Тele2 мобиль элемтә операторы смартфоннар сатып алу хезмәтенә старт бирде

-- Лейла

Tele2, Россия мобиль элемтә операторы, ваклап сату челтәрләрендә халыктан кулланылган техниканы киредән сатып алу сервисын эшләтеп җибәрде. Компания клиентлары Tele2 элемтә салонында смартфоннар һәм планшетлар тапшыра ала, аның акчасы исә сезнең банк картасына күчерелә.

Кулланылган гаджетны сату – иске смартфонга икенче тормыш бирү, моның өчен күпмедер күләмдә акча алу һәм яңа техника сатып алганда экономияләү ысулы да.

Проект Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшли (Калининград шәһәреннән кала). Клиент 5 елдан да артык булмаган, Android һәм 4.4.4 iOS базасы операцион системасыннан да яңарак смартфонын яисә планшетын тапшыра ала.  Бу төрле брендларның һәм җитештерүчеләрнең 1300дән артык моделе дигән сүз. Проект партнерлык моделе буенча гамәлгә ашырылган: гаджетлар Tele2 ваклап сату челтәрендә кабул ителә, шул ук вакытта смартфоннарны үз сервис үзәкләрендә торгызу һәм аларны гамәлгә ашыру белән операторның партнерлары  шөгыльләнә.

Клиентка смартфонның моделе, җитештерү датасы һәм гаджетның техник торышына карап, төрле күләмдә акча бирелә. Мәсәлән, дисплейда һәм гаджет корпусында кечкенә сызыклар гына булса, ул максималь рәвештә бәяләнәчәк. Ә инде җайланма ремонт таләп иткән очракта, аның корпусында ярыклар һәм каты эзләр, яисә дисплей ватылган булса, сатып алу күләме түбәнрәк булачак. Смартфоннарның өстәмә аксессуарлары, чеклары яки гарантиясе булу – сатып алу бәясенә тәэсир итми.

Элемтә салонында бушлай диагностика үткәргәндә белгеч аппаратның серия номерын дә тикшерәчәк, кулланучы көйләүләрен бетерәчәк. Әгәр дә тәкъдим ителгән бәя клиентка туры килсә, ике арада килешү төзелә. Техниканы сатып алу шартлары турында тулырак мәгълүматны Tele2 челтәрендә һәм партнер сайтында белергә була.

Бәйле