Махсус хәрби операциядән кайткан табиб командировкасы турында сөйләде

-- Лейла

Яр Чаллының 6нчы балалар хастаханәсенең 39 яшьлек баш табибы Денис Дудкин Махсус хәрби операциясен үткәрү зонасыннан кайткан. Ул анда бер ай вакыт эшләгән.

«Исән-сау, барысы да яхшы», — дип җиткерә табиб сүзләрен chelny-biz.ru басмасы. Табибның җирле халык белән эшләве билгеле. башка мәгълүматлар белән бүлешүдән баш тарткан.

Автошәһәр табибы Татарстаннан 14 табиб белән бергә киткән. Хәзерге вакытта ул балалар поликлиникасында эшли башлаган.

ТНВ

Бәйле