- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Роспотребнадзор” экспертлары Яңа елга азык-төлек ризыкларын ничек дөрес сатып алырга кирәклеген аңлата. Кыска саклану вакыты булган продуктлар Яңа ел өстәленә алдан сатып алу исемлегеннән сызылырга тиеш.
Түбәндәге азык-төлекне алдан сатып алырга мөмкин:
– консервланган яшелчәләр: яшел борчак, кукуруз, зәйтүн җимеше һәм тозлы әйберләр. Бу ризыкларның саклану вакыты озын, һәм алар суыткычта урын алмаячак, чөнки алар бүлмә температурасында саклана;
– пакетланган сутлар, морслар, компотлар, шампан шәрабы, шешәдәге су. Яңа ел алдыннан шампан шәрабына бәяләр артырга мөмкин, шуңа күрә алданрак сатып алганда бюджетны экономияләү сизелерлек булачак;
– үсемлек мае, майонез, он, тоз, шикәр комы, ярмалар, тәмләткечләр — көн дә кирәкле әйберләр, ләкин ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә бу ризыкларны куллану сизелерлек арта;
– деликатеслар: ысланган колбаса, балык, икра. Сайлаганда саклану вакытына һәм төрү сыйфатына игътибар итәргә кирәк;
– йомырка, аның саклану вакыты – якынча 30 көн, ләкин аларны суыткычта сакларга кирәк;
– шоколад, кәнфит, туңдырылган ит һәм балык.
Ә менә сыр, ветчина, пешкән колбаса, җиләк-җимеш, яшелчә һәм тәмләткеч яшел үләннәр сатып алуны декабрьнең соңгы көннәренә кадәр кичектерергә кирәк.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-12-12/isemlekt-n-syzyp-tashlagyz-3067777