Безгә дә килсәң иде…

Әнвәр Нургалиев бер фанатының өенә барган. Чакырсагыз, сезгә дә киләм, ди.

Әнвәр Нургалиев Татарстанның Саба районында концертлар куйган. Шул концертларның берсендә җырчының бер тамашачысы әбисеннән хат тапшырган.

«Сабада беренче көн концертыбыз узды. Шунысы шатландыра: ел да килгән тугры тамашачым белән бу елны да күрешергә насыйп булды. Чиксез рәхмәтләребез сезгә.

Минем иҗатым белән кызыксынучы Илмира сеңлемнең әбисе – Розалия апа миңа хат язып җибәргән. Сезнең белән дә бүлешергә булдым», – дип язган артист Телеграм каналында.

Баксаң, җитмеш яшьтән узган Розалия апа да Әнвәр Нургалиевның иҗатын бик ярата икән. Хатында да ул җырчыга соклануын белдергән, изге теләкләрен юллаган. Бик теләсә дә, концертка килә алмавы, чөнки сәламәтлеге шәптән түгеллеге турында язган булган. Җырчының  күңеле тулган һәм икенче көнне инде инде ул Розалия ханым янына үзе барган.

«Хәерле көн, дусларым. Кичәге хатны укыганнан соң, Рузалия апага үзебез кунакка барып, хәлләрен белдек. Шул тиклем матур, ягымлы апа. Әнием белән сөйләшкәндәй булдым. Рәхмәт Илмира сеңлемә, 15 яшеннән бирле минем тугры «фанатка»м икән», – дип язган җырчы тагын бер сәхифәсендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-14/bezg-d-kils-ide-3070115

Бәйле