Татарстанда яшәүче хатынга махсус хәрби операциядә катнашучы иренең әсирлеккә төшүе турында хәбәр иткәннәр

Мошенниклар хатыннан ирен «әсирлектән» коткару өчен 4 мең доллар таләп иткән. 

28 ноябрьдә Зәйдә яшәүче бер хатынга билгесез зат шалтыратып, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы иренең әсирлеккә эләгүен хәбәр иткән.

Әлбәттә, бу хәбәрне ишеткән хатын шок хәлендә калган. Ирен әсирлектән коткару өчен аннан 4 мең доллар таләп иткәннәр.

Хатын югалып калмаган, телефонны куеп, иренә шалтыраткан. Барысы да тәртиптә булуына инангач, әлеге шалтырату турында хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99223/

Бәйле