Төшләре чынга ашучы Регина Хәкимҗанова: «Коронавирус, мобилизацияне дә күрдем…»

Аның янына берәүләр төш юратырга, икенчеләр төшлек куйдыртырга килә. Үзенең күргән төшләре дә рас килә. Кукмара районында яшәүче 31 яшьлек блогер Регина Хәкимҗанова белән төш күрү хикмәтләре турында сөйләштек.

– Регина, төш күрү сәләте  сиңа кайдан килә?

– Моны мин гыйбрәтле язмышыма бәйлим. Балачакта бәргәләнгән, каккаланган чакларым да булды. Үз әти-әниемә кирәк булмыйча, тәрбиягә алынган бала мин. Бәлкем, барысына түзгән өчен Аллаһ Тәгалә миңа төш күрү сәләте биргәндер. Ул мине алдан кисәтә һәм саклый. Төш күрмәгән көнем сирәк. Сөенечле хәбәрне дә, кайгы-хәсрәт киләсен дә алдан күрәм. Балачакта моңа әллә ни исем китмәде. Театр училищесында укыганда төшләрне язып бардым, хәзер язмыйм. Кайберләрен онытасым килә, чынга ашмаса ярар иде, дип телим. Әмма киләчәкне әйтә торганнары күбрәк шул. Төшләремне әнидән кала, берәүгә дә  сөйләмим. Яхшысын күз тидерүдән куркам, кайгылысын сөйләп, гаиләмне, башкаларны борчыйсым килми.

– Могҗизалы төшләр керәме?

–Мәдрәсәгә йөри башладым. Шул вакытта миңа бер төш керде. Бик матур яшел болын. Баскычтан менеп барганда, берәү кулын җилкәмә куеп  туктатты. «Рәзинә, күңелең чиста синең, догаларны күбрәк укы, башкаларга да файда китерерсең. Өеңнең бусагасыннан  теләсә кемне кертмә», – диде. Бу тавыш миңа ихлас күңелле ярдәм сорап килүчеләрне генә  өебезгә кертергә кушты. Минем  исемем чынлыкта Рәзинә бит. Аны әти-әнием Регинага үзгәрткән. Менә шушы тавыш мине  башка төшләрдә дә кисәтә хәзер.  Беренче баладан соң, ике  тапкыр сабыемны югалттым. Шушы ике очракта да кайчан  көмәнгә узачагымны һәм  балам төшәгенә кадәр әйтте ул. Димәк, болар бит чыннан да киләчәгемне дә  әйтә торган төшләр.

Икенчесендә җәннәтне күрдем. Бер бүлмә – җиләктән, икенчесе чәчәкләрдән тора. Андагы матурлык, әйтеп бетерерлек түгел. Чишмәләр нишләптер җирдән акмый, күктән төшә икән. Үтә күренмәле,  әйтерсең, сәйләннәрдән чигелгән. Анда йөргәндә,  аятьләр, сүрәләр ишеттем. Нинди матур икән бу җәннәт дип уянып киттем. Шулай ук Галәмне, планеталарны да күргән бар.

– Иң матур төшең?

– Өченче балам – кызым Рания туасы керде. Кара чәчле, бик таза кыз. Шуның исен иснәп туя алмадым.  Иремә әйтмичә түзә алмадым, аның белән бала сөенеченә дип юрадык.  Икенче  бер төшемдә мәрхүм әтиемне күрдем. Сабан туе иде бу. Яшел чирәмдә ат чабышы карыйбыз. Әти шунда яныма килеп: «Бәби көткәнегезне күптән беләм», – димәсенме! Чыннан да, өченчегә уздым. Аны бик җиңел таптым.  Бала тудыру йортында  сабыемны күкрәгемә куйгач, аның исе борынны ярып керде. Нәкъ төштәгечә аны иснәп туя алмадым.

– Илдә буласы вакыйгалар да сиздертеп кермиме соң?

– Коронавирус, мобилизацияне дә күрдем, тик бу хакта бер кешегә дә әйтмәдем. Палатада аппаратка тоташтырылган бик күп хасталар ята иде. Коронавируска булган  бу. Өч автобус кешене елап озатканны күрдем. Монысы  – мобилизация. Чыннан да, районнан  өч автобус  хәрбиләрне озаттылар. Солдатлар үлеп кайта, аларны да күрәм. Без район мәдәният йортында эшлибез. Төштә шунда мәетләр кайтканын,  бик күп чәчәкләр, ленталар күрдем. Халык шунда керергә чиратта тора… Куркынычмы? Миңа  менә шушы  халәтне кичерергә һәм шул тойгылар белән яшәргә кирәк.

– Башка кешеләр дә төшлек салдыртырга килә, дисең… Андыйлардан  акча аласыңмы?

– Биш ел элек әтием үлеп киткәч башланды бу. Әтинең  үлгәнен шимбә көнне төштә күрдем. Ял көнне төп йортка әнигә кунакка бардык. Аңа сөйләгәч, озын гомерле булыр, дип юрады. Юк, булмады шул. Берничә көннән соң кисәк кенә гомерлеккә күзләрен йомды. Шуннан соң әни бу хакта туганнарга сөйләгән. Бер туганыбыз: «Билгесезлек борчый мине, бәлкем, чишелешен төштә күрерсең», – дип төшлек куюмны сорады. Куйдым, рас килде. Чыбыксыз телефон тагын да яхшырак эшли башлады. Төшлек  куйдыртырга теләүчеләргә каршы килмим. Бер тиен дә акча алмыйм, минем өчен иң мөһиме – ярдәм итү. Моның өчен сораучы кешенең ихлас булуы кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98890/

Бәйле