«Вахтовик» ир белән яшәү рәхәтме?

Әлеге хәлдә калган хатыннар исемнәрен күрсәтмәүне үтенде.

Шушы сорау белән берничә хатын-кызга мөрәҗәгать иттек. Җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Ир вахтада булганда мин ничек яшим? Бик яхшы яшим! Безнең балалар белән барысы да көйләнгән: ничәдә йокыдан торырга кирәк, ничәдә ятарга, кайчан өстәл артына утыру алдан планлаштырыла, нәрсә ашыйсы килә — шуны пешерәбез. Ә ирем кайтса — боларның барысы да җимерелә. Бала кебек көйсезләнә ул: моны пешер, тегене эшлә. Нәтиҗәдә, мин аның кайтканын түгел, ә киткәнен көтәм».

«Ирем беренче тапкыр вахтага киткәндә миңа 25 яшь иде. Бик сагына идем, кичләрен елый идем. Моннан тыш, эштән кайткач, ир белән каядыр барасы да килә бит әле. Шулай елга якын мин дә «ирсез йөрү килешми» дип, төннәрен мендәр кочаклап чыктым. Ә соңыннан сөяркә таптым. Аның белән берничә ай очрашкач, сөяркәмне дә берәр айга башка шәһәргә эшкә җибәрә башладым. Себер булмаса да, ул да вахта эшен хәтерләтте. Нәтиҗәдә, мин бер айны ирем белән, икенче айны сөяркәм белән үткәрәм. Үземне гаепле итеп саныйммы? Юк, әлбәттә! Мин иремне мәҗбүриләп Себергә җибәрмим бит, башка ирләр анда китми дә җитәрлек акча эшли белә. Янәшәмдә булса, хыянәт турында уйлап та карамас идем».

«Ирем Себергә киткәнче эчкече иде. 3 балабыз бар. Эчкече белән ничек яшәгәннәрен сөйләп тору кирәкми инде. Аны эшеннән дә кугач, бөтенләй күңелем төште. Бераздан вахта ысулы белән аңа эш тәкъдим иттеләр. Әмма бер шарт — эчмәскә. Иремне бу чирдән дәвалап, Себергә озаттым. Тәүге вакытта кызларыбыз да, үзем дә бик сагына идем. Ә хәзер, бары түземсезләнеп кайтуын көтеп алабыз. Ул бөтенләй эчми, күпләп акча алып кайта. Кызлар да әтиләре яныннан китми дә. Гаиләбез дә, тормышыбыз да бары уңай якка үзгәрде».

«Алар эшләгән җирдә хыянәт итү мөмкин түгел диләр. Ялган! Ирем Себердә дә үзенә сөяркә тапкан. Алар эшләгән урында берничә пешекче хатын һәм шәфкать туташы гына бар. Менә шушы соңгысы белән ул күңел ачкан да инде. Кызганыч, мин моны бик соң белдем. Хәзер икәүләп вахта ысулы белән шунда яшиләр».

«Мине һәм ике улыбызны калдырып, күп еллар элек минем дә ирем Себергә юлланды. Аның кайтуы безгә чын бәйрәм иде. Мөнәсәбәтләребез дә күпкә яхшырды. Һәрвакыт телефоннан аралашып кына тордык, сөйләшеп туймый идек. Ә менә малайлар әтиләренә тора бара суынды. Ул бит әле кайткач аларны тәрбияләргә тырыша. Ә малайлар моңа кызып китә иде. Әмма, шөкер, барысы да яхшы бүген. Ике улыбыз да мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, институтта укып йөри. Кызганыч, әтиләре белән генә сирәк аралаша алар…»

Күренүенчә, «вахтовик» ирләр белән төрлечә яшәргә мөмкин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-12-13/vahtovik-ir-bel-n-yash-r-h-tme-3068931

Бәйле