«Үги әниле булганчы, ятим булуың яхшырак».
«Исәнмесез. Мин — Саша. Миңа 18 яшь.16 яшемнән мөстәкыйль яшим, эшлим. Минем тагын ике туганым бар. 4 яшемдә әнисез калдым. Әти шунда ук өйләнде, диярлек. Үги әни эшләргә теләмәде, көннәр буе йоклый иде, өйдәге бөтен эшне без — балалар эшләдек.
Балачагым тән сызлауларына уралып үтте. Үги әни безне һәрвакыт кыйный иде. Әти игътибар итми, дип уйлады ул. Бервакыт мәктәптә укытучылар моны ачыкларга тырышып та карады, тик мин куркып, бер ни дә сөйләмәдем. Укытучылар да моңа канәгать булып, тынды. Апам һәм сеңлем белән дә шул ук хәл булды. Безне кышын да төнлә урамга куып чыгаралар иде. 7 яшь булганда үги әнием мине мәктәп блузкасы төймәсен озак каптырган өчен бик нык кыйнады. Бөтен тәнем күм-күк булды, соңыннан да аксап йөрдем. Аннары урамга куып чыгарды. Төшке ашка әти кайтты. Мине күрде дә янәшәмнән узып китте. Ә кич белән, йоклар алдыннан, үги әнием минем яныма килде дә, карават читенә утырып, гафу үтенә башлады. Икенче көнне тагын кыйнады. Физик яктан гына түгел, психологик яктан да изеп яшәде ул безне: дуслар алдында тезләндерә иде, узып барганда таба белән сугарга мөмкин, безнең белән һәрвакыт сүгенеп сөйләште. Шул ук вакытта һәрвакыт «әниегез зиратта чери», дип кабатлый иде. Без һәрвакыт иске киемнәрдә йөрдек. Туганнарыбыз безне кызганып, киемнәрен бирсә дә, ул аларны кидерми иде. Ә менә башкалар алдында ул үзен изге күңелле, мәрхәмәтле, дини әни итеп күрсәтте. Аның явызлыкларын сөйләп бетерлек тә түгел инде.
Тәүдә өйдән апам чыгып китте. Инде ул кияүдә. 16 яшемдә мин дә аннан качтым. Хәзер сеңлем минем белән яши. Тик аңа 18 яшь тулмаганлыктан әти һәм үги әни белән аралашырга туры килә.
Мин алар белән сөйләшергә тырышып та карадым. Барысы да нәтиҗәсез. Үги әни әле дә мине күргән саен ничек тә рәнҗетергә, мыскыл итәргә тырыша.
Дусларым бик матур гаиләләрдә тәрбияләнде. Аларның әниләре шундый назлы, мәрхәмәтле. Әтиләре шаян, балалары белән һәрвакыт шаярып сөйләшә. Ә без ничек үстек?.. Ни өчен безнең балачак газапларда узды соң?
Инде үзаллы яши дә алам. Әмма күңелдәге яралар һаман да бүгенге кебек. Юк, әти безне алай кимсетми иде. Әмма әтигә дә ачуым бик нык. Ул шул хәлләрне күреп тә, безне якламады. Ни өчен шушы хатын белән яшәде икән ул? Бүген инде шуны әйтәсем килә: хөрмәтле әтиләр, әгәр дә ялгыз калгансыз икән, зинһар, өйгә башка хатын-кыз алып килмәгез!»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-12-15/til-r-yg-bashka-hatyn-kyz-alyp-kilm-gez-3072633