«Елаудан карлыккан тавышым белән…»

«Киек каз юллары» җыры ничек язылган?

Филүс Каһиров сәхнәгә алып чыккан җырны Артур Хәсәнов атлы егетебез, хәрби операциягә юлланучылар алдында җырлап, көтелмәгән танылуга иреште. Аны хәтта Филүстән уздыра, диючеләр дә бар. Һәркемнең үз фикере. Ә безнеңчә, егетләр икесе дә шушы җыр белән халык күңеленә үтеп керде инде. Ә бу — барлык бәхәсләргә дә нокта куя торган факт һәм сирәк җырларга гына тәти торган мәртәбә. Шуңа күрә сүз куерту урынсыз кебек…

Ә авторлар җыр турында нинди фикердә? Аның көен — Гүзәлия, ә сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат итүе билгеле. Гүзәлия үзе сөйләвенчә, әлеге җырны ул тормышының бик авыр вакытында язган.

“Идәнгә утырып, үксеп-үксеп еладым. Хәтта күршеләр борчылып кереп җитте. Кулымда җыр тексты язылган йомарланган кәгазь кисәге иде. Елаудан карлыккан тавышым белән җырны диктофонга көйләдем дә, елавымны дәвам иттем. Бу җырда – минем күңел ярасы, анда бөтен тормышым. Эмоцияләрем, борчуларым, күз яшьләрем. Кайбер “акыллы” кешеләрнең мораль укуы бер дә ошамый. Сез минем тормышны яшәп караганмы, аяк киемем белән минем сукмакны таптаганмы? Юк! Минем әле тагын әйтер сүзләрем бар. Ләкин калганы Аллаһы Тәгалә кулында, ул барысын да күрә һәм белә.

Чын җырлар газаплы чакларда туа. Бу сүзләр һәм ноталар җыелмасы гына түгел, бу – тулы бер тормыш. Иң мөһиме – аларда минем энергия. Шуңа күрә мин күңелемнең кисәген кемгә ышанып тапшырырга икәнен үзем беләм”, — дип язган Гүзәлия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-15/elaudan-karlykkan-tavyshym-bel-n-3072430

Бәйле