Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр.

Җырчы белән хушлашырга аның якыннары, тамашачылары, Кече Шилнә халкы җыелган иде. Кече Шилнә – Чаллыдан 4 км ераклыкта урнашкан һәм меңгә якын кеше яши торган авыл, аның яртысы татарлар, яртысы руслар. Эльмира – Чаллы кызы, ире Дмитрий шушы яклардан булу сәбәпле һәм матур, якты авыл дип, якыннары шушында җирләргә уйлаган.

Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озатырга ул яшәгән йорт янына да килгәннәр иде. Анда аны алкышлар белән озатып калдылар. Рәсми хушлашу зиратта булды. Зиратта мөселман кануннары буенча җеназа укылды. 

Эльмираның әнисе, энесе Марат, тугызынчы класста укучы кызы Диана зиратка килгән иде. Сигез яшьлек улы Артемны, әнисен исән килеш хәтердә калдырсын дип, әбисе – Эльмираның кайнанасы белән калдырырга уйлаганнар.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yrcy-elmira-solaimanovany-tukai-raiony-kece-silna-avyly-ziratynda-irladelar-5864413

Бәйле