Нормаль кан басымы күпме булырга тиеш?

Табиб нормаль кан басымы турында популяр мифны юкка чыгарды.

Медицина фәннәре докторы, кардиолог, югары квалификация категорияле табиб Айдар Шәрәфиев кан басымы параметрлары кешенең яшенә карап төрле булырга мөмкин, дип искәртте.

«Кан басымы 120/80 булырга һәм беркайчан да югарырак булмаска тиеш, дигән гомум фикер һәрвакытта да дөрес түгел, — ди белгеч «Известия» белән әңгәмәдә. — Бу дөрес, ләкин яшь үзгәреше кагылмаган кан тамырлары өчен. Кеше олыгайган саен кан тамырлары сыгылмалылыгын югалта, алар өчен кан басымы билгеле бер югарылыкка күтәрелү табигый, әйтик, 130-135 мм. Ләкин кан басымы 140, 150, 160, 180 мм булган һәм аны киметергә ярамый торган кешеләр бар. Мондый категория кешеләрнең кан тамырларының атеросклеротик тараюы күзәтелә», — дип аңлатты табиб.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-12-17/normal-kan-basymy-k-pme-bulyrga-tiesh-3076807

Бәйле