Татарстанда бүген кичкә таба бозлы яңгыр явачак…

Шимбә көнне, ягъни 17 декабрьдә, кичке сәгать алтыдан соң Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр, шулай ук көчле җил көтелә. «Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» белгечләре шулай дип фаразлый.

Буран, томан, бозлавык фаразлана, юлларга кар ятачак һәм бозлавык булачак.

Мондый һава торышы республикада 18 декабрь, ягъни якшәмбе киченә кадәр дәвам итәчәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-kicka-taba-bozly-yangyr-yavacak-toman-tosacak-5864423

Бәйле