Мошенниклар 850 мең сумын алдап алган

Стәрлетамакта  яшәүче  81 яшьлек бабай кызын коткармакчы булган.

Стәрлетамакта 81 яшьлек бабай полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләккәне турында хәбәр иткәннәр һәм 850 мең сумын алдап алганнар.

«Хокук сакчылары пенсионерның үз телефонына билгесез кеше шалтыратуын ачыклаган. Бу үзен полицейский дип танытып, дулкынланган бабайга кызының авария ясавын хәбәр итә. Ул шулай ук якларның килешүе һәм җинаять эшен туктату өчен шактый сумма кирәклеген аңлата. Бабайның фатирында 630 мең сум акча булган. Ул әлеге бәндәгә ышанган һәм шалтыратучы күрсәтмәсе буенча тупланмаларын өенә килгән курьерга тапшырган. Телефон аша сөйләшүне дәвам итеп, теге кеше йортта әле акчасы бармы дип сораган. Куркып калган пенсионер банк картасында 200 мең сумнан артык акчасы булуын искә төшергән. Ул банкоматтан акча алырга барган. Өйгә кайткач, берникадәр вакыттан соң ишеккә шул ук курьер шалтырата һәм бабай аңа бөтен сумманы тапшыра», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Өлкән яшьтәге иргә барлыгы 850 мең сум зыян салынган. Бу факт буенча «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-12-17/moshenniklar-850-me-sumyn-aldap-algan-3076620

Бәйле