Ләйсән Гыймаева котлаулар кабул итә: «Ахырга чаклы миңа әйтмәгән…»

Җырчы Ләйсән Гимаева Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды.

Ләйсән Гыймаева тамашада кызы Таңсылу белән җырлады. Алар чыгышыннан соң алып баручылар Ләйсәнгә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүне игълан итте.

Соңрак бу хакта Ләйсән социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язды:

«Татарстанның атказанган артисты дип игълан иткәч шок хәлендә калдым. Чын… Исем бирелгәнен белмәдем. Булат ахырга чаклы миңа әйтмәгән… Җаным, бәгърем — ЗУР РӘХМӘТ СИҢА!» дигән ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99671/

Бәйле