«20 ел инде се…» Илсөя концертыннан соң туган уйлар

Татар эстрадасы җырчыларының концертларына  сирәк йөрим. Күңел кушканнарын сайлап кына барам. Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концертына бер дә барганым юк иде. Хәтта барасы да түгел идем. Олы кызымның үз туксаны туксан, барам, ди бит бу. Өзелеп Илсөя җырларын ярата. Узган ел, БДИ бирәсең бар, дип алып бармаган булсам, быел икебезгә дә билетны үзе алды. Студент бит, всю тәки.

Алдан ук әйтеп куям: бу кызым – артык тәртипле, итагатьле, дөрес яши торган кеше минем. Ял көне йокыдан торуга ук, эшләрне тизрәк эшләп куйыйк, концертка соңга калу яхшы түгел, дип кисәтеп тә куйды. Кичке дүртенче яртыда без УНИКС концертлар залында идек инде.

Төгәл биш тулып киткәч, концерт башланды. Күптән барган булмагач, үземне чит ил эстрадасы артисты концертында утырам дип хис итеп куйдым. Әле бит урыныбыз да яхшы җирдән иде. 2 нче рәт, Илсөя күзебезгә генә карап җырлый. Язып кына ул хисләрне аңлатырлык та түгел. Сәхнәдәге матурлык, утларның җемелдәве… Алар күзне дә ардыртмый, ялыктырмый да…

Бар мәшәкать онытылды. Илсөянең бер үзенә, бер тиктормас егет-кызларына карап арып та китәм кайчак. Аларның ул хәрәкәтләренә карап, тәнем талчыгып куя. Каян тапкандыр ул шулкадәр энергияле яшьләрне! Айрат Закировның муеннарын кызганып, ул сикергән саен, эчемә кату чыгып утырдым. Чәчләрен үреп куйган егете дә бар әле. Анысы идәндә тәгәри. Ни генә эшләсәләр дә, килешә үзләренә. Чын команда менә шундый буладыр ул! Аларның бердәмлегенә исем-акылым китте. Концерт шулкадәр оста итеп оештырылган. Монда юк-бар сөйләп торучы, бер мәзәген кабатлаган алып баручы да юк. Илсөя үзе булдыра. Сөйләшүе дә килешә, сүзе – сүзгә, җыры җырга ялгана. Илсөя – бик оста психолог. Күңел кылларын тибрәтә белә дә инде! Авызына карап сәгатьләр буе да утырып була. Командасы дигәндә, рус милләтеннән булган Сергей Тихоновка сокланып кайттым. Артык язып тормыйм, ир белән хатын да 20 ел бер-берләрен түзеп тормас иде. Алар Илсөя белән һаман бергә. Икесенең бер дулкында булуымы бу, әллә тугрылыкмы?

Айысхаананың үзенә генә хас көе, хәрәкәте, җырлавы да ошады миңа. Башкорт егете Илнур Коләхмәтов җырласа җырлый белә, уйнаса уйный, биисә бии. Талант! Саба егете Фәнзил Шәрифуллинга да шаккаттым. Күптән түгел аларның гаиләләре турында язма әзерләргә туры килде. Шулчакта әнисенең, улым Фәнзил – мультиинструменталист, дигәнен бераз аңлап бетермәсәм дә, концерттан бу егетнең нәрсәләргә сәләтле икәнен күреп кайттым. Каян туа икән ул шундый сәләтле егетләр? Уйнамаган уен коралы юк.

Кыскасы, Илсөянең концертын бик ошаттык. Илфак Шиһаповка булган хөрмәте өчен үзенә карата булган ихтирамым өчләтә артты. Шулчак экранда Илфак күренүгә, аларның Кукмара районының Төркәш авылына концерт белән килүләре исемә төште. Бу авылга җырлыйм дип килүче башка булмагандыр ул. Беренчедән, районнан читтәрәк урнашкан, икенчедән авылда кеше аз. Ә Илсөя белән Илфак шунда килгән иде. Илфакның кызыл төстәге курткасы күз алдымда тора. Концерт буласын ишетеп клубка төшсәк, ул мине күреп алып, кертеп утыртты. Акча да алмады. Ә бит ул залда 20 кеше дә юк иде. Ә хәзер Илсөясе, әнә күрдегезме, 10ар көн рәттән 1 мең тамашачыга концерт куя. Кайберәүләр кичәге видеоларымны күреп, кызый, бу чукынчык үзе җырлыймы соң, дип сорап яза. Үзедер инде, дим. Егет-кызлары тирләп-пешеп маңгай сөртә, Илсөя җырларын халык белән җырлый. Ихласлыгы йөзенә чыккан. Хәер, тикшергән кеше тикшерә инде ул. Кичә концертта да бер апа сәхнәгә менеп, 40тан соң өйдә утырырга кирәк, дип тә акыл биреп маташты. Әмма соңрак Илсөянең баянчыларына кушылып, сикереп торып биеде дә әле. Йөрәк үзенекен итә инде ул. Кырыгына, шырыгына карамый.

Сүз башым – шүрәле, дигәндәй, Илсөягә «бишле» куеп кайттык. Дөрес уйлаучы кызымнан да сораштырдым. Бөтен әйбер үз урынында, диде. Артык сөйләшми бит ул. Мин исә чыгыш саен алмаштырган күлмәкләренә сокландым. Алар үзе матур, үзе тыйнак. Алкалар да күлмәк саен алышынып торды. Күп кенә татар эстрадасы җырчыларына менә кемнән үрнәк алып киенергә, үз-үзен тотарга өйрәнергә икән, дим. Үзен генә түгел, командасын данлавына сөендем. Һәркайсына ихтирам белән карый. Тамашачыны алдап булмый аны.

Тамашачы дигәндә, мин тагын аларны яратмыйча кайттым инде. Бу юлы залдан торып чыгып китүчеләр булмады.  Ян-якка чыгып, биеп торучыларны санамасаң, берәү дә йөрмәде. Тик менә салган хатын-кызларны күреп әллә нишләдем. Мин болай да эчкән кешене яратмыйм. Эчкән хатын-кызга бөтенләй хөрмәтем юк. Концертка килеп, УНИКС кафесында ямьсезләнеп утырудан да начаррак нәрсә таба алмадым. Киенү катындагы стенага терәлеп торучы яп-яшь кыз өчен үзәгем өзелде. Концерты да шәп, залы да тулы… Тик менә шушы күренеш тә булмаса. Тиле күңел, өйгә кайткач та, теге исерек хатын-кызларны уйлады әле. Исән-сау кайттылармы икән, дим. Кичә бит әле аның аяк асты бозлавык, өстән яңгыры да ява иде…

Мин, концертка барып, буй җиткән кызымны тәрбияләп кайттым, дисәм дә була. Илсөядән матурлыкка өйрәнсә, тегеләреннән дә сабак алды.

Гөлгенә Шиһапова

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99725/

Бәйле