Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова турында: «Юк! дип әйтмә яме!» дигән иде…»

Җырчы Динә Латыйпова  вакытсыз гомере өзелгән Эльмира Сөләйманова белән соңгы сөйләшүе һәм элегрәк булган бер истәлеге белән социаль челтәрләрдә бүлешкән.

“Эльмира балакаем! Дога кылганда, рухына дип… тел көрмәкләнә, ялгыш әйтәм кебек… Югыйсә бу доганы, күркәм дәрәҗәләрен бир, юлларында әйбәт кешеләр насыйп ит, дип теләк теләп кыласы чак та бит! Хуш, нанам… Әниеңә, балаларыңа, иреңә, туганнарыңа күркәм сабырлыклар бирсен Раббым. Йөрәк елый… сызып, әрнеп, кисеп.   Без  синең белән, Эльмира, соңгы тапкыр җәй көнне телефоннан сөйләштек. Хәтеремдә. Һәр бер сүзең, җөмләң, көлүең.    Син безне Аксубайга, ялгышмасам, туган авылыңа Ибрайга чакырдың. Сөйли башлаганчы болай дидең:

– Динә апа бәгърем, юк дип әйтмә яме!

– Нәрсәне? – дим.

– Юк, әйтмисеңме, аннары әйтәм, – дисең.

– Беренче әйт! – дим.

– Сабантуйга, бу атнада. Миңа чыктылар, кайтырга, булышырга кирәк, – дидең.

– Юк, – дигәнемне сизми дэ калдым, чөнки ул көннәр буш түгел иде.

– Ну, Динә апа, давай, тырыш әле, монда алдан эшләрсез дә китәрсез, анда да өлгерерсез, – дигәч:

– Булмый, нанам, – дим.

–  Ярар, алайса икенче елга, – дидең дә, үз хәбәрләребезгә күчтек.

Рәхәт иде синең белән сөйләшергә. Үз итә, яшьне дә, олыны да тыңлый белдең. Синең үзеңне дә тыңларга кызык иде. Вакытыбыз тар булса да, мин дә, син дә трубканы куясыбыз килми. Шул арада сер сөйләшеп алдык. Кем уйлаган?! Кем уйлаган  соңгы сөйләшүебез дип!

Күз алдымда тагын бер хатирә.   Барс Медиа компаниясе белән Мәскәүгә барабыз. Ниндидер концерт. Бәлкем «Татар җыры» булгандыр. Юлда йоклап киттек. Өстемә кемдер җылы әйбер китереп япты. Күземне ачсам, Эльмира син үзеңнең  мехлы плащ пальтоңны минем өскә салдың. Кара төстә матур, якалы плащ  пальто иде ул.   – Йокла, Динә апа, йокла, туңма! – дисең бәбекәчем.

–  Кирәкми, үзеңә ябын, – дим. –  Мин җылы киенгән, туңмыйм, одеялым бар, – дип пәлтәнне өстемә җайлабрак, төзәтеп куйдың.    Шушы җылың мәңге күңелемдә сакланыр Эльмира бәгырькәем! Тыныч йокла, моңлы сандугач!” – дип хатирәләре белән уртаклашкан җырчы.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99745/

Бәйле