100 яшьлек Саимә Якупова: «Без боегып, елап утырмадык…»

Озак яшәү сере – сабырлык! Казанның Осиново бистәсендә гомер итүче Саимә Якупова шулай ди. Күптән түгел 100 яшен тутырган әбекәй, тормышына шөкер итеп, язмышына рәхмәт укып, кызы Фәнисә тәрбиясендә яши. Апас районының Шыгай авылында туа ул. Шунда яши, гаиләле була, балалар үстерә. Казанга әле олыгаеп киткәч кенә күченә.

– Безнең тормыш җиңел булмады. Иркәләнеп утырмадык, кызым, – ди әбекәй. – Сабый чагымнан әти-әнисез калган бала мин. Күпне күрергә туры килде. Ятимлек ачысын да күп татыдым, ачлыктан да интектем. 15 яшемдә бер ялгызым калып, тормыш арбасын тарта идем инде. Үксеп елаган чаклар, язмышка үпкәләрем дә күп булды. Әти-әнисез калгач, яшемне күп түктем. Әмма бар хәсрәт-борчуны сабырлыгым җиңә алды. Шушы яшемә җитүемә дә холкым сәбәпче.

Саимә әби гомере буе колхозда эшли. Бер эштән дә куркып тормый. Ни кушсалар, шуңа тотына. Басуда да бил бөгә, фермасында да эшли, бригадир да була. Саимә әби яшь чагында бик чая була. Эшкә батырлыгы янына җырга-моңга сәләте дә килеп кушыла. Әнә шуңа бар борчуларын оныта да инде ул. Күңелен җыр белән баса. Авыл сәхнәсеннән төшми Саимә. Спектакльләрдә дә уйный.

– Ул елларда авыр булса да, мин әле дә яшьлегемне сагынып искә алам. Без боегып, елап утырмадык. Үз күңелебезне үзебез күтәреп яшәдек. Тормыш булгач, борчуы да, күңелсез хәбәре дә килә тора инде аның. Әмма уздырып җибәрә белү кирәк, – ди ул. – Кичен күңелсез булса, икенче көнгә бар да онытыла, башка мәшәкатьләр килеп чыга. Сөенечләр дә урап ала. Әнә шулай яңа туасы көнгә ышанып яшәдек. Бар да яхшы булыр, дия торган идек. Шөкер, яшәгәнбез бит әле. 100гә җиткәнмен. Сизелми дә үтте гомер.

Үзе ятимлек ачысын күргәнгәме, Саимә әби, хатыны вафат булган авылдашына кияүгә чыгып, дүрт баланы әниле дә итә. Хәнифулла абый белән уртак ике балалары туа. Саимә әби һәр баласын бертөрле яратып үстерә. Иренең ике малае, ике кызы да «әни» дип эндәшә аңа. Бик тату яшиләр. Инде иренең ике улы вафат икән. Әмма ике кызы бүген дә әниләренең хәлен белеп, туганнары белән аралашып яши. Саимә апа белән Хәнифулла абыйның уртак балалары Фәнис белән Фәнисә әйтүенчә, беркайчан да чит булмаган, бертуганнар кебек үскән алар.

– Без бер-беребезгә бик газиз. Алты туган бер оя булып үстек. Моның өчен әти-әнигә рәхмәт, – ди Фәнисә апа. – Әниебез 100гә җитсә дә, үз акылында. Матур итеп картайды. Бөтенебезне белеп, танып сөйләшә. Үз җае белән йөри, безгә киңәшләрен бирә. Озак яшим дип, әллә ниләр ашап, ниндидер күнегүләр ясап ятмый. Аллаһы Тәгалә аны озын гомер белән зурлаган. Әнием исә һәр туган көнгә рәхмәтле була белә. Әнә шуңа да озак яши инде ул. Әнием әле дә  яшьлеген сагына. Кайчагында матур итеп җырлап та җибәрә. Инде үзебез олы яшьтә булсак та,  әни янында шундый рәхәт. Без – һаман сабый әле!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99934/

Бәйле