Синоптиклар Яңа ел төненә һава торышын фаразлады

Яңа ел төнендә Россия территориясенең 80 процентында һава торышы климат нормасы дәрәҗәсендә яки бу күрсәткечтән югарырак булуы көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Якынча исәпләүләр буенча, ил территориясенең 80 процентында температура нормага якын һәм аннан югарырак дип фаразлана. Иң тискәре аномалияләр Себер федераль округында көтелә», — диде синоптик.

Мәскәүлеләргә ул «суперйомшак һава торышы»  +2 дән -5 градуска кадәр һәм бераз явым-төшем вәгъдә итте. Санкт-Петербургта һава температурасы якынча -2..+2 градус булыр дип фаразлана.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-yana-el-tonena-hava-torysyn-farazlady-5864829

Бәйле