7 яшендә әнисен югалткан Эльвина: «Еламаска өйрәндем»

Мин әниемне беренче сыйныфта укыган вакытта ук югалтсам да, аның турында бик күп нәрсәләрне хәтерлим. Әнием урынына калган әбием, Чулпан һәм Энҗе апаларымнан да әнием турында кат-кат сораштырам. Аеруча Энҗе апамнан: «Әнием турында сөйлә әле», – дип сорыйм, чөнки әнием белән соңгы елларда хастаханә юлларын ул таптады. Менә сезгә дә апам сөйләгәннәрне җиткерергә булдым. Биредә язылганнарны укып, берничә генә кеше булса да гыйбрәт алып, вакытында хастаханәгә барып, гомерен саклап калса, табиблар да авыруларга карата мәрхәмәтлерәк булса, мин бик шат булыр идем…

«…Әниеңнең тешләре кителеп төшәргә тотынды. Мичтән акбур кубамыни, барысы да ком кебек уалып саргаеп бетте. «Табибка күренергә кирәк, дөрес хәл түгел бу», – дигәнемә дә каршы килде ул. Шулай бер айга якын вакыт узды. Без хастаханәгә эләктек. Табиблар антибиотик билгеләде. Бераздан теш табибын алып килделәр. Ул Казан табибларына күренергә дигән фикердә торды. Әниең курыккандыр инде, өченче көнне аны анализларга йөрткәндә медицина язуын алып карасам, Казан хастаханәсенә барудан баш тартам дип кул куйган. Алга китеш юк. Теш табибы да Казан ди, мин дә анда бару яклы.

…Кич белән әниең шалтыратты. «Мине килеп ал әле, хастаханәдән чыгардылар», – ди. Ышанасыңмы-юкмы? Тышта караңгы. Аны кичен, нинди авыр хәлдә юллама тоттырып, урамга чыгарып җибәргәннәр! Авылга кадәр унбиш чакрымны ул ничек кайтып җитәргә тиеш булгандыр, әмма безгә, авыруны алып китегез, дип шалтыратучы булмады. «Мин Казанга нәрсә белән барыйм?» – дип сорагач, әниеңә хирург: «Әнә автовокзал янында таксилар күп,  шуның белән бар», – дип җавап биргән.

Икенче көнне Казанга чыгып киттек. Хастаханәгә барып җиткәнче, берничә мәртәбә аңын җуеп егылды. Әниеңә алты сәгать ярым операция ясаганнар. Бер ай була дигәндә аны торакаль хирургия бүлегенә күчерделәр. Ул ятачак палатага алданрак килдем һәм аны көтеп утырдым. Ул, мине күреп, кочакларга үрелде. Бар да артта калган кебек иде. Тик ун көннән соң кан тамыры шартлап, кан китте, ашказанына куелган шланг та уңышлы булмады, яңадан операцияләр ясадылар. Операция арты операция булып кына торды. Унбер тапкыр пычак астына ятарга туры килде аңа. Сөйләшә алмаганлыктан, дәфтәргә язып кына аңлаша идек. «Өйгә кайтам бит, өйгә!» – дип язганын бүген дә оныта алмыйм.

Авылга кайткач та, аны эченә куелган шланг аша тукландырдык. Янәдән Казанга килгәч, әниеңнең хәле кисәк авыраеп китте, кабат муены шеште. Табиблар киңәшергә җыелдылар һәм, калган теш төпләре ялкынсынып ятадыр дип уйлап, бер юлы бөтен тешләрен дә алырга булдылар. УЗИ үткәч кенә, әниеңнең суык тидереп, муенына, үпкәсенә су җыелганы билгеле булды.

Яңадан авылга кайттык. Килеп күренеп йөрергә куштылар. Бик еш Казан юлын таптадык. Ярты елдан әниеңнең тавышына зыян килгәнлеге, тавыш ярыларының параличланганы беленде. Ул һаман да әле трубка аша сулый, шланг аша сыек ризык кына каба, язышып кына аралаша  иде. Озакламый зур сөенеч булды. Табиблар аңа элеккечә ашап карарга рөхсәт бирделәр. Менә шундый сынаулар аша үтәргә туры килде безгә, сеңлем. Ә аннан соңгы тормышны син үзең дә хәтерлисең, беләсең инде», – дип тәмамлады апам.

Әйе, мин барысын да хәтерлим. Тик миңа әни кочагында үсәргә насыйп булмады. Ул озак тормады, мине ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Әмма мин әниемнең назлы кулларын, аның яратуын әле дә тоям әле. Ятимлек ачысын сиздермәгән өчен әбиләремә, апаларыма мең рәхмәтлемен! Һәр бала әниле булсын иде. Еллар узса да, җитмисең бит, әни! Менә бүген буй җиткән кызың белән горурланыр идең дә бит! Тиздән мәктәпне тәмамлыйм. Тырышып укып йөрим. Синең күкләрдән күзәтүеңне беләм мин!  Әбиләрем дә сөеп кенә яшәтә. Дусларым күп. Мин инде күптән еламаска да өйрәндем. Син генә риза бул!

Эльвина Иванова,

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/100849/

Бәйле