Күрәзәче Алсу Газимҗанова: «Куян елында кеше үзенә тынычлык табачак»

-- Лейла

Куян елында безне ни көтә? Бу хакта күрәзәчеләрнең дә фикерен белештек. Ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.

Алсу Газимҗанова, «Битва экстрасенсов» проекты җиңүчесе:

– Узып баручы ел җиңел булмады. Үзем дә аны авыр кичердем. Ә менә киләсе ел тыныч булырга охшаган. Куян елы – гаилә кору, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен әйбәт ел. Торак бәяләре шактыйга төшәчәк. Кулында акчасы булганнарга күчемсез милек алырга киңәш итәм. Күңел тынычлык тели. Узган ел мин хәрби конфликтлар буласын әйткән идем. Быел аларның көтелмәгәндә яхшы якка борылыш аласын күрәм. Уртак сөйләшүләр барысын да хәл итәчәк.

Куян елында кеше үзенә тынычлык табачак. Өйләрендә куян тотучылар да артып китәр. Узган ел иткә бәя артуын әйткән идем. Әкренләп аны кулланучылар кимеячәк. Медицина тагын да алга китәчәк. Бездә бик катлаулы операцияләрне ясый башлаячаклар. Киләсе елда күп кешеләр шәхесен үстерү өстендә эшләвен дәвам иттерәчәк. Укырга омтылучылар күп булачак. Коронавируска килгәндә, 2023 елда ул бөтенләй телгә алынмаячак. Аның урынына сезонлы чирләр калачак. Кулланыштан кәгазь китә. Бу акчага да бәйле булачак. Бик күп хезмәтләр электронлашачак. Соңгы вакыйгалар безне тормышның кадерен белергә өйрәтте. Киләсе елда да бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булып яшәсәк иде.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле