Гыйнвар аенда һава торышы нинди булачак беләсезме?

Яңа елның беренче аенда һава температурасы нормага якын булачак. Казан федераль университеты доценты Тимур Әүһәдиев, Россия Гидрометеоүзәге фаразларына таянып, КФУ медиапорталы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип сөйләп үткән.

Бүген – 31 декабрь көнне һава температурасы -5 градус, бәйрәм көнендә -6 градус булачак. Кар көтелә. Якшәмбе – 1 гыйнварда көндезге температура -1 градус чамасы тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә дә бу күрсәткеч үзгәрмәячәк. Аз гына кар яаып үтәчәк.

Дүшәмбе – 2 гыйнварда көндез -1 градус, төнлә -7 градус чамасы. Сишәмбе – 3 гыйнварда явым-төшемсез болытлы һава. Көндез -6, төнлә -11 градус.

Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, гыйнвар аенда һава температурасы нормага якын булып, айлык уртача температура -10,1 градус тәшкил итәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/101265/

Бәйле