«Кыш бабай бияләе» салаты ясау ЫСУЛЫ

Нурлисә Шиһаповадан краб салаты рецепты.

Кирәк булачак: 2 кап краб таякчыгы, 5 пешкән йомырка (аксымының бер өлеше бизәү өчен кулланыла), 1әр банка (кечкенә) яшел борчак һәм кукуруз, ярты стакан пешкән дөге, укроп, майонез, тәменчә тоз.

Краб таякчыкларының кызгылт өлешен, шулай ук йомыркаларның агын салатны бизәү өчен читкә куеп торабыз. Крабның ак өлешен һәм йомырка сарысын турап (яки уып), тирән эчле савытка салабыз. Башка ингредиентларны өстәп, салат ясыйбыз. Болгатып, салатны яссы тәлинкәгә бияләй рәвешенә китереп урнаштырабыз. Крабның кызгылт өлешен угыч аша уып, «бияләй» өстенә сибәбез. Йомырка агын уып, «кайма»сын куябыз. «Кыш бабай бияләе» әзер!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99815/

Бәйле