Солдатлар Әлфинә Әзһәмованы ярата

Берсе хәтта аңа хат та юллаган.

Җырчы Әлфинә Әзһәмовага бер солдат Яңа ел белән котлап смс-хәбәр җибәргән. Җырчы аны статусларына урнаштырган.

«Әлфинә апа, сезне Яңа ел белән. Бөтен рота сезнең җырларны ярата. Мин службада. Мин сезне яратам, җырчы сандугачым минем», – дип матур итеп язган ул.

Аның махсус операциядә катнашучымы, әллә инде хәрби хезмәттәге егетме икәнлеге билгеле түгел. Фотода да ул хәрби киемнән. Ничек кенә булса да, исән-сау кайтырга язсын!

Әлфинә Әзһәмованы яратмаслык түгел шул. Һинд җырчыларына охшатып та якын күрәләр аны. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-01-02/soldatlar-lfin-z-movany-yarata-3093090

Бәйле