Бушлай дару кемнәргә бирәләр беләсезме?

Медикаментларны түләүсез кемнәр ала алуын адвокат Ольга Сулим.

Беренче чиратта даруларны бушка Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби бурычын үтәгәндә яки авырулардан соң һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм хатыннары; Ленинградта блокада вакытында яшәүчеләр һәм саклаучылар; концлагерьларда балигъ булмаган яшьтә тоткын булучылар; башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары; СССР һәм РФ геройлары ала.

Шулай ук ЧАЭС авариясендә зыян күргән яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш авыруы алган затлар; Ерак Төньяктагы аз санлы халыклар даруларны бушка алу мөмкинлеге бар.

«Моннан тыш, шикәр авыруы белән авыручыларга да, инвалидлыгына карамастан, дарулар каралган. Сүз шикәр күләмен киметү өчен булган инсулин яки дарулар турында гына түгел, глюкометрлар, тест-полосалар, шприцлар турында да бара», – дип сөйләде адвокат Ольга Сулим.

Тагын бер төркем – йөкле хатын-кызлар. Аларны тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә беркетелгән. Шуңа күрә бушлай бирелә торган дарулар исемлеге төрле төбәкләрдә аерылып тора.

Пенсионерлар түләүсез тәэмин итүгә дәгъва итә алмый, дип аңлатты юрист, әмма медицина күрсәткечләре буенча кирәкле дарулар сатып алу өчен аларга 50 процент ташлама каралган . Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш.

Эшләвен дәвам иткән II төркем һәм III төркемдәге инвалидлар шулай ук дарулар бәясенең 50 процентын гына түләп ала ала. «Ә I төркем инвалидлар һәм эшли торган II төркем инвалидлар түләүсез тәэмин ителергә тиеш», – дип өстәде Ольга Сулим.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101404/

Бәйле