«Хәния Фәрхи бәлеше»н пешерә беләсезме?

Аның рецепты белән җырчының кызы Алия уртаклаша.

Сөекле җырчыбызны якыннан белүчеләр аның искиткеч тәмле куллы булуын сагынып искә ала. Бар яктан да килгән, булган, камил кеше иде шул ул безнең Хәния апа. Ә менә бәлешен татып караучылар аннан да тәмлесе булмас, дигән фикердә. Бәхеткә, җырчының кызы аны әнисеннән өйрәнеп калган һәм «Сөембикә» журналы белән уртаклашкан.

— Әни бәлешне көнбагыш мае салынган төче камырдан пешерә иде, – дигән Алия. – Башта савытка ике йомырка сыта, тоз сала, тигез күләмдә су һәм сөт (без зур бокал ала идек тә, аның яртысына су, яртысына сөт сала идек), ярты бокалдан артыграк көнбагыш мае салып, камыр баса.

Эченә сыер ите белән каз ите турый, икегә бүлеп казның башын, аягын, канатларын сала, муенын турап куша. Аз гына каз мае да эретеп сала. Суган белән бәрәңгене ваклап турый, тозын, борычын сибә.

Бәлешне ясагач, һавасы чыксын дип, уртасында тишек калдыра иде. Бәлешне башта нык кызган – 200-220 градустагы мичкә тыгабыз. Бу – өсте кетердәсен өчен. 20-30 минуттан мичне кысабыз, 150-180 градуста ике сәгать ярым-өч сәгать пешерәбез. Өсте көймәсен дип, әни камырдан капкач ясап каплый торган иде. Анысын ашамыйбыз инде, ташлыйбыз. Фольга гына да ябарга була, тик камыр капкач белән тәмлерәк була кебек.

Әнинең рецепты менә шундый. Бернинди дә артык сере юк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-01-04/h-niya-f-rhi-b-leshe-n-pesher-bel-sezme-3094130

Бәйле