“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

Саксофончы Айрат ЗАКИРОВ әле генә студент тормышы белән саубуллашты. Диплом алганчы, күптән танылды инде ул, сәнгатьтә үз юлын тапты. Балачактан саксофонда тәҗрибә туплый башлаган музыкант егетне бүген татар эстрадасы артистлары чират торып чыгыш ясарга чакыра. Уен коралында уйный-уйный бии дә әле Айрат. Барысын да килешле башкара. Концертларда бер генә күзәтмәдек, тамашачының күзе гел аңарда.
Айрат музыкаль гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисе Люция Мусина, әтисе Рөстәм Закиров — танылган җырчылар. Сеңлесе Миләүшә бии дә, җырлый да. Закировлар үзләре бер ансамбль оештырырлык.

— Айрат, саксофонда уйный башлаганда, сиңа ничә яшь иде? Ни өчен бу уен коралын сайладың?
— 12 яшемдә уйный башладым. Саксофонны беренче тапкыр 3-4 яшьлек чагымда телевизор каршында йөгереп йөргәндә күреп алдым. Алтын төсендәге матур әйбергә күз төшкән инде. “Менә шул миңа да кирәк”, — дигән идем. Әни шуны истә тотып, мине музыка мәктәбенә бирде. Шунда шөгыльләнеп, укуны көллияттә дәвам иттем.
— Музыка мәктәбенә бару әти-әниең теләге белән булган, димәк?
— Әйе, әти-әни хәл итте. Мәҗбүри бирделәр, дисәм дә дөрес булыр. Үземнең саксофонда уйныйсым килде. Ә миңа флейта тоттырдылар. Соңрак ияләштем, аннары саксофонда уйнарга тотындым.
— Озак өйрәндеңме?
— Тугыз ел шөгыльләнәм, профессиональ булыр өчен тагын да яхшырак өйрәнергә кирәк әле. Көн саен иртән торуга, саксофонны кулга алам.
— Бу уен коралы арзан түгелдер?
— Беренче саксофон Кытайныкы иде. Аны 20 мең сумга сатып алдык. Хәзер профессиональ саксофонда уйныйм. Ул чама белән 250 мең сум тора. Уртача 100 мең сумга алырга була.
— Аны ничек саклыйсың?
— Күз карасыдай саклыйм. Махсус чемоданында йөртәм. Сөртеп, чистартып кына торам. Гастрольләрдә аның белән “йоклыйм”.
— Армиядә дә хезмәт итеп кайттың бит әле.
— 24 июньдә дембель булганыма бер ел тулды. III курсны тәмамлагач, үзем теләп хезмәт итәргә киттем. Мәскәү өлкәсенә туры килдем. Солдат тормышы авыр булмады, ошады дияр идем. Анда күп тәҗрибә алдым. Кайткач, укуны дәвам иттем.
— Әле генә көллиятне тәмамладың. Алга таба нинди планнар?
— Аллага шөкер, 25 июньдә диплом тапшырдылар. Ул көнне җырчы Илсөя Бәдретдинова төркеме белән Сабантуйга киткән идем.
— Әллә ул төркемдә эшлисеңме?
— Әйе, киләсе сезоннан шунда эшли башлыйм. Туй-юбилейларда чыгыш ясарга да еш чакыралар.
— Тагын нинди уен коралларында уйныйсың?
— Икенче уен коралым — фортепиано. Музыка көллиятендә һәр студент фортепианода уйный белә.
— Хоббиларың нинди?
— Җиде ел футболга, ярты ел йөзүгә йөрдем. Боларга өстәп, өстәл теннисы, чирәмдәге хоккей, волейбол уйнау ошый. Спорт минем өчен бик мөһим.
— Шәхси тормышыңны да белик әле. Күңелең буш түгелдер?
— Буш түгел. Очрашып йөргән кызым бар.
— Саксофончы булмаса, бүген Айрат нинди өлкәдә эшләр иде икән?
— Футболчы булырга теләгән идем. Аллаһы Тәгаләгә — саксофонда уйнау сәләте биргәне, әти-әниемә моны күреп, шушы өлкәгә керткәне өчен бик рәхмәтлемен. Бик яратып, онытылып уйныйм.
— Саксофончы булырга теләгән егет-кызларга нинди киңәш бирер идең?
— Шөгыльләнергә, шөгыльләнергә һәм тагын күп тапкыр шөгыльләнергә! Сольфеджио һәм гармонияне ятларга. Көненә 4-5 сәгать саксофонда уйнарга кирәк. Башта бик авыр. Бераз нәтиҗә булгач, тәмен сизә башлыйсың. Артистлар чакырырга тотынгач, күңел тагын да үсә. Теләк һәм тырышлык булса, ирешә алмаган эш юктыр дип саныйм.
Лилия ЙОСЫПОВА.

чыганак: https://im-tatar.ru/2022/08/1579/

Бәйле