Салкын көнне кайнар чәй эчәргә ярамый диләр…

Артык эссе чәй эчү кайбер авыруларга сәбәпче була, ди белгечләр.

Кышкы салкын көннәрдә күпләр кайнар чәй эчеп җылынырга тырыша. Шул ук вакытта кешеләр югары температуралы эчемлекләр организмга зур зыян китерергә мөмкин, дип уйламый да.

Белгечләр үткәргән тикшеренүләр буенча, температурасы 60 градустан югарырак булган эчемлек кайнар санала. Көн саен артык кайнар чәй эчү тамак яман шеше белән авыру куркынычын ике тапкырга, ә ашказаны яман шеше белән авыру куркынычын сигез тапкырга арттыра икән.

Кайнар эчемлек авыз куышлыгы һәм үңәч ялкынсынуга, ә артык эссе чәйне даими куллансаң, хроник пешүгә китерә. Тәм рецепторларының эше шактый начарлана, һәм кешегә ризыктан ләззәт алу авырлаша. Югары температура тешнең эмален какшата, анда кечкенә ярыкчыклар барлыкка килә. Ә бу кариес барлыкка китерә. Кайнар чәй йогынтысында борын куышлыгында кан тамырлары киңәя, бу борыннан кан агу китереп чыгарырга мөмкин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-01-10/salkyn-k-nne-d-bik-kaynar-ch-y-echm-gez-3099790

Бәйле