Тагын бер төн түзәргә…

Бүген төнлә Татарстанда температураның 40 градуска кадәр төшүе көтелү сәбәпле, кисәтү игълан ителде.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, 11 гыйнвар төнендә республикада -29… -34 градуска кадәр көчле суык булыр дип фаразлана. Кайбер районнарда термометрның терекөмеш баганасы -35… -40 градус күрсәтәчәк.

Шул ук вакытта иртәгә көндез әкренләп кенә җылыта башлаячак. Һава температурасы -16…-21 градуска, Татарстанның көнчыгышында -24 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101753/

Бәйле