Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшымбәтов иҗатта ничә ел бергә?

Сәхнәдә кем үз гармунчысын тапкан? Әлбәттә, Салават Фәтхетдинов инде! Бу икәү тормышта бер-берсенә охшамаса да, сәхнәдә игезәкләр кебек. Аларның чыгышы — тулы бер спектакль. Икесе дә бер көнне — 10 гыйнварда тугангадыр да әле. Альфред абый — Әлшәй районыннан, озак еллар Татарстанда яшәсә дип, бик матур, йомшак итеп башкортча сөйләшә.
— Салават белән 1981 елдан бирле бергә без. Армиядән хезмәт итеп кайткач та бергә эшли башладык. Татарстанга килгәнче, Башкортстанда концертлар куйдык. Бер генә җырчы белән эшләсәң, аның бөтен гадәтләрен белеп бетерәсең икән ул. Мин Салават Зәкиевичның күз карашыннан ук нәрсә әйтергә теләвен аңлыйм. Әйе, характеры авыр, диләр. Минеке дә җиңелләрдән түгел. Әмма барыбер уртак тел табып иҗат итәбез, яшибез, — ди ул.

Туган көннәрегез белән, тагын озак еллар бергә иҗат итегез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-01-10/ber-k-nd-tugangadyr-b-lki-3100292

Бәйле