«Мин үлдем бит, менә справка!..»

Үлсәң, власть әһелләренә үлемеңне исбатлап йөрергә калмасын…

Башкортстанда, Мәләвез районы судына гариза белән урындагы яшь хатын мөрәҗәгать иткән. Ул әнисенең үлем фактын раслауны сораган.

Хатын әнисенең мәрхүмә булуын белдергән. Күмертау ашыгыч ярдәм фельдшеры аның биологик үлемен раслаган. Мәләвез районы полициясе хезмәткәрләре вакыйга урынында тикшерү протоколын төзегән.

Мәрхүмәнең туганнары патологоанатомик яруны үткәрүдән баш тарткан, чөнки хатын болай да хроник авырулардан интеккән. Урындагы хастаханә үлем турында белешмә бирмәгән, чөнки мәрхүмәнең йогышлы авыруы булган. Нәтиҗәдә, ЗАГС бүлеге, үлем турында медицина таныклыгы булмавына сылтанып, үлем турында таныклык бирүдән баш тарткан. Ә үлем фактын раслау аның кызына үлем турында таныклык алу өчен кирәк.

«Хокук нормаларына таянып, күрсәтелгән дәлилләрне, шаһитларның күрсәтмәләрен бәяләп, суд гариза бирүченең әнисенең үлемен раслаган», — дип хәбәр итәләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-01-11/min-ldem-bit-men-spravka-3100658

Бәйле