Олимпия чемпионы авыр хәлдә…

Күпләрнең яраткан спортчысы авыр хәлдә реанимациядә ята.

Сишәмбе иртәсендә 45 яшьлек фигуралы шуу остасы Роман Костомаров пневмония белән реанимациягә эләгә һәм әле дә ул ИВЛ аппаратында.
Роман Костомаров белән Татьяна Навка — фигуралы шууда иң чагу парларның берсе. Алар — Туринда 2006 елда үткән Олимпиада чемпионнары. Соңгы елларда Роман — боздагы спектакльләр артисты. Ул театр һәм кино йолдызларын тимераякта шуарга өйрәткән телепроектларда катнаша, Илья Авербухның шоу гастрольләре белән бөтен Русия буйлап йөри. Бүгенге көнгә кадәр ул искиткеч формада була. «Ледниковый период» тамашасының соңгы сезонында Костомаров Валерия Ланская белән чыгыш ясады.
Шунысы билгеле: Роман элекке партнеры Татьяна Навка аерым оештырган боз тамашасында катнашудан баш тарта һәм Илья Авербух белән кала. «Ильяга хыянәт итәсем килми», — дип аңлата ул Татьянага бу карарын.

Роман дөнья чемпионы Оксана Доминина белән бәхетле гаилә корган. Алар ике бала —12 яшьлек кызлары Анастасияне һәм 7 яшьлек уллары Ильяны үстерәләр.
Яңа ел каникулларында Роман Костомаров Илья Авербух тамашасында чыгыш ясады. 7 гыйнварда «Россия» концерт залында тамашада чыгыш ясаганда аның хәле яхшы була. Тик соңыннан труппа берничә спектакльне ачык шугалакта уздыра — ул вакытта Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә минус 25кә кадәр суыткан иде.

Шуның нәтиҗәсендәме, әллә шулай туры килепме, спортчы авыр хәлдә реанимациягә эләккән. “РИА Новости” чыганагы мәгълүматлары буенча, аны инде Коммунаркадагы дәваханәгә күчергәннәр, анда ул ИВЛ аппаратында.

Роман Костомаровта ковид булуы расланмаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2023-01-11/olimpiya-chempiony-avyr-h-ld-3101200

Бәйле