“Минем куяннарга караганда, 2023 ел яхшы булачак”

Куян (Песи) — 2023 елның символы. Шуны истә тотып, Баулыда йорт куяннары асраучы Наирә һәм Фәнис Габсабировларга юл алдык. Без килгәндә Фәнис абый йомшаккайлары янында иде.

— Утыз елдан артык йорт куяны асрыйбыз. Кайбер елларны 150-200 башка җитә иде, — дип сөйли-сөйли урман печәне белән сыйлады ул озынколакларны. — Куяннар тәрбия ярата, шул очракта гына үрчи, үсәләр. Зур токымлыларның (великан) түшкәләре 3-3,5 кг га җитә. Бездә уртача авырлыкта була торган куяннар.
Фәнис абый сүзләренчә, ана куян берьюлы 10-12 бала китерә.
— Куяннар чиргә тиз бирешә, игътибарны бераз киметтеңме, үләргә мөмкиннәр. Шуңа күрә куяннар кечкенә чактан ук төрле авыруларга каршы уколлар кадыйм, — ди ул.
Куяннар чисталык, тәмле азык ярата. Тамаклары тук булса гына үрчергә сәләтле.
— Урманнан чабып алып кайткан печән бирәм, — ди хуҗа. — Әлеге печәндә төрле шифалы үләннәр, кипкән урман җиләкләре дә бар. Шулай ук солы, арпа ашыйлар. Яшелчәне дә үз итәләр, кишер, кәбестә яфраклары салабыз. Вакыт-вакыт әрем дә бирәм. Җәен яңа җыйганын ашатам, ә кышка киптереп куям. Әрем куяннарда эчәк авыруларын булдырмый. Алар аны яратып бетерми, әмма файдалы.
Куян балаларын ояда качып таба һәм шулай үстерә дә. Балаларын тотканны бөтенләй яратмыйлар.
— Балаларын тотсаң, аларны ана куян ашарга мөмкин, — дип аңлатты Фәнис абый. — Шундый куяннар да була, алар балалый һәм шундук үз балаларын ашап бетерә. Андыйларны сизсәм, тотмыйм, чөнки файда китерми.
Йорт куяннарының да кешеләрнеке кебек үк холыклары төрле. Куяннар нинди генә булса да, киләсе ел символы буларак, аннан яхшылык кына көтәбез, ди Фәнис абый.
— Әгәр куяннарның холкына карасак, 2023 елда илдә тынычлык булыр, иншалла, — ди Фәнис абый. — Куян — бик тыныч, йомшак, сабыр җәнлек. Яңа ел да тыныч кына килсен дип телим. Илгә кайгы килмәсен, сәламәтлек булсын.

чыганак: https://im-tatar.ru/2023/01/2004/

Бәйле