Татарстанның Балык Бистәсе районында әле дә хәрби операциягә озатулар бара [видео]

-- Лейла

Украинага китүче Булат, ярдәм сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

– Булат хәрби операциядә катнаша. Ул контрактка кул куйды. Бүгенге көндә кыска вакытлы ялда. Квадрокоптер белән идарә итәргә өйрәнгән, әмма аңа заманча аппаратура кирәк. Бик көчле квадрокоптерның бәясе 260 мең, – дип язып чыга дус егетләре.

– Акча бар, тик район акчасыннан сиңа булыша алмыйбыз! Менә шулай, – дип сөйли Күгәрчен авылы егете. Район хакимияте фикерен без төгәл белмибез, бу егет сүзләре.

Булатның бу карарын бар кеше дә хупламый, контракт белән бара икән — җаваплылык үз өстендә диючеләр дә бар.

Бәйле