Петарда шартлап, кулсыз калган

Бу хәл Яңа ел төнендә Туймазы шәһәрендә булган.

Яңа ел төнендә республиканың 45 яшьлек кешесе белән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Ир Салават шәһәреннән Туймазыга туганнары янына бәйрәмне каршы алырга килгән булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул петарда сатып алган һәм, курантлар суга башлагач, аны очырырга булган. Пиротехник эшләнмә төзек булмаган һәм шунда ук аның кулында шартлаган. Зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр, анда табибларга кул чугын кисәргә туры килгән.

Уйламаган җирдән менә шундый фаҗига! Ике ел элек Ростов өлкәсендә Яңа ел төнендә бер ир петарда шартлап үлгән иде дә әле.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-01-11/petarda-shartlap-kulsyz-kalgan-3101510

Бәйле