Татарстанда кайчан җылыта беләсезме?

Зәмһәрир суыклар чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда көндез -14, төнлә -19 градус көтелә. Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын араларда Татарстанда явым-төшем көтелми. Шимбә, якшәмбе – 14-15 гыйнварда термометрның терекөмеш баганасы көндез -8…-14, төнлә -12…-19 градус күрсәтәчәк.

Киләсе атна башында һава температурасының көндез -7…-12, төнлә -12…-17 градус чикләрендә тирбәлүе фаразланыла.

Республикада гыйнварның беренче декадасында тәүлеклек уртача температура нормадан 13-23 градуска кимрәк булган. Атна башында – 9 һәм 10 гыйнварда Баулы, Мөслим метеостанцияләрендә һава температурасының -40 градустан түбәнрәк төшүе теркәлгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101999/

Бәйле