Армиягә ничә яшьтән алачаклар?

Россиядә армиягә чакыру яшен язгы чакырылышта ук арттырырга мөмкиннәр.

Узган елның декабрендә Россиядә чакырылыш яшен арттыру буенча тәкъдим ителгән кампания быелның язгы чакырылышта ук башланырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чакырылыш яшен арттыру процессы этаплап барачак. Яңа системага тулысынча күчү бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк, әмма якын арада ук башланырга планлаштыралар. Гамәлдәге законнарга төзәтмәләр комплексы кирәк булачак.

2022 елның декабрендә Россия оборона министры Сергей Шойгу Русиядә хәрби хезмәткә чакыруларның яшь чикләрен үзгәртергә планлаштыра, дип хәбәр итте. Аерым алганда, гражданнарны чакыру яшен — 18 яшьтән 21 яшькә кадәр, ә чик чакыру яшен 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырырга кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин әлеге тәкъдимнәрне хуплаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-12/armiyag-nich-yasht-n-alachaklar-3102330

Бәйле