«Зур-зур сугышлар да, афәт-фаҗигаләр дә мөһим түгел. Нибары бер куркак һәм ике ахмак җитә…»

Куркаклык ул бертөрле генә булмый. Бер мәлне бер дус белән мунча керергә киттек. Шулай туры килде инде: ирләр – аерым, хатыннар аерым керә. Көз. Төн. Караңгы. Пычрак. Аякларга пычрак ияләтмәскә теләп кенә бер ун минут барганбыздыр ул мунчага. Бардык. Кердек. Утны яндырдык. Һәм кинәт ут сүнде.

Ә мин – Ходайның шайтан шаярткан бәндәсе. Кинәт кенә сулыш аша гына тегенең исемен пышылдадым. Бу кинәт дөньясын онытты:

– Туктале, миңа кемдер дәшә бит, – ди.

– Кит әле, – мәйтәм, – ут сүнгәнгә дә шулай җебеп торма әле.

Ә үзем кабат сулыш аша гына пышылдыйм:

– Ә-ә-ә б-би-и-т мин сине көттем…

– Син ишеттеңме?! – ди дустым. – Ул мине көттем ди.

– Юк инде, – мәйтәм. – Монда нәрсә ишетәсең. Китер әле тәмәкене…

Тәмәке дә, теге дә юк. Мунча өйалдының ишеге генә селкенеп тора. Артыннан киттем. Ну, килгәндә озак килдек бит инде. Кайтуы тиз икән. Минут эчендә кайтып җиткән дә өй ишеген ачалмыйча калтыранып тора.

– Ярый, тынычлан, зинһар, – дим. – Мин пышылдадым.

Теге ышанып җитми. Пышылдап күрсәтергә туры килде.

– Ә-ә-ә б-би-и-т мин сине көттем…

Шул рәвешле тынычланып кына бетте, дигәндә… Безнең бер дус тәмәке тартырга чыккан да сөйләшүебезне тыңлап торган. Хәлне аңлаган инде бу.

Тегене тынычландырып, ишекне ачып верандага керсәк – пышылдау тавышы. Теге дусның исемен атыйлар. Бу юлы хәтта мин дә куркып киттем. Икебез дә тынып калдык. Колак салып торабыз. Нәкъ мин бая пышылдаган кебек:

– Ә-ә-ә б-би-и-т мин сине көттем…

Теге дус хәзер чат ябышты миңа. Берничек тә ычкындырып алырлык түгел. Ә тавыш кабатлана…

Ярый әле веранда эчендә ут янды. Шунда гына авызы колагына җиткән икенче бер дусны күрдек. Тынычландык инде икебез дә.

Көлешкән булдык.

Ә бер карасаң, кешене куркытудан да җиңелрәк нәрсә юк икән. Моның өчен зур-зур сугышлар да, афәт-фаҗигаләр дә мөһим түгел. Моның өчен нибары бер куркак һәм ике ахмак җитә.

Марат Кәбиров

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102081/

Бәйле